«Күңелле бакча» акциясе кысаларында Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар җир кишәрлегендә һәм теплицада эшлиләр. Һәр бала эш процессында катнаша һәм катлаулы вазыйфаларны башкара.
Үзәк белгече Наталья Митягина билгеләп үткәнчә, саф һавада эшләү физик үсеш өчен уңай шартлар тудыра, балаларның кызыксынучанлыгын һәм күзәтүчәнлеген арттыра, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.
Бакчада, теплицада үскән җиләк-җимеш яки яшелчә, чәчәк ата торган клумбалар балаларда аеруча шатлык тудыра. Балалар мөстәкыйль рәвештә уңыш җыялар, соңыннан ул социаль-көнкүреш укыту дәресләрендә кулланыла.