«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә яшь инвалидларны хезмәткә өйрәтәләр

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Буыннар бәйләнеше» программасын тормышка ашыру кысаларында «Хезмәткә тартылабыз» дигән чара уздырылды. Аның максаты – яшь буында хезмәт эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар интеллекты бозылган яшьләргә җир кишәрлегендә ничек эшләргә күрсәттеләр. Көрәк, тырма белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатлап, барлык социаль хезмәт алучылар да эшкә актив керештеләр: чәчәкләргә су сибеп, чүп үләннәрен утадылар, җирне йомшарттылар. Яшь инвалидларның якыннарына һәм туганнарына йорт яны участокларында ярдәм итү теләге туды.

Чарада җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International