«Ышаныч» үзәгендә балаларны хезмәт аша тернәкләндерү

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында бакча терапиясе программасы кысаларында хезмәт буенча инструктор Т.В. Макарова «Тере орлыклар» дигән дәрес үткәрде. Чараның төп максаты булып компенсацион хезмәт күнекмәләрен формалаштыру, үзара хезмәттәшлекне җайга салу һәм ата-аналар һәм балаларны якынайту торды.

Дәрестә тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар ябык һәм ачык грунтта үстерелә торган орлыкларның төрлелеге, эш өчен кирәкле инструментлар, мул уңыш алу өчен үсемлекләр утырту һәм карау кагыйдәләре белән таныштылар. Практика өлеше туфракны эшкәртү өчен кирәкле хезмәт алымнарының эзлекле башкарылуын үз эченә алды.

Дәрестә социаль хезмәт алучылар үзләренең потенциалын тормышка ашыра алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International