Хезмәт аша тернәкләндерү кабинетларында яңа күнекмәләр алалар

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 22 июнь көнне, Әлмәтнең «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәт реабилитациясе кабинетында чираттагы дәрес узды. Дәреснең темасы – «Тегү машинасына тукыма һәм җеп сайлау». Социаль хезмәт алучылар тукыма, энә, җеп белән эш итәргә, әйберне инструкция буенча тегергә өйрәнделәр.

Хезмәт реабилитациясенең максаты булып өлешчә эш белән тәэмин итү, гражданнарның үзмәшгульлеген формалаштыру, шулай ук максатчан төркемдәге гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту тора. Дәресләр яңа күнекмәләр алырга, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә, үз гаиләсенең тормыш сыйфатын яхшырту өчен яңа идеяләр табарга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International