Хезмәт терапиясе буенча дәресләр балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгеч Елена Белова көн саен хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрә.

Иҗади эшчәнлек барышында балалар кул эшләре төрләрен үзләштерәләр. Алар пөхтәлеккә өйрәнәләр, командада эшләү күнекмәләре үсә, вак моторика яхшыра, гамәли иҗатның төрләре һәм аларны үтәү үзенчәлекләре турында күзаллау киңәя. Актив иҗат ярдәмендә балалар мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнә.

Балалар иҗат нәтиҗәсе һәрвакыт уникаль. Педагог билгеләп үткәнчә, һәр балалар эшендә – үзенчәлекле идея мәгънәсе һәм яшь авторның осталыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International