Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау-профилактика сеанслары үткәрелә.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча укыту дәвам итә. Чараны озак вакыт карау системасы буенча региональ тренер, социаль эш буенча белгеч Р. С. Габдрахманова үткәрә.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрелә. Бүген караучы Татьяна Кожевникова карамактагыларга китап укыды. Аның сүзләренә караганда, китап стресстан һәм тискәре эмоцияләрдән арынуның иң яхшы ысулы булып тора.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында инновацион технологияләр һәм социаль эш алымнары кулланыла.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында инновацион технологияләр һәм социаль эш алымнары кулланыла. Шул ук вакытта өлкән кешенең сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирелә. Шул максат белән хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова эштә ярма терапиясе методын – вак моториканы ныгыту һәм үстерү өчен дәресләр комплексын куллана.
2 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире һәм юрисконсульты Яр Чаллы шәһәре Ветераннар советы белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
31 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире һәм юрисконсульты ветераннар советы вәкилләре белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында белгеч «Карау һәм тернәклендерү» технологиясе буенча индивидуаль дәрес уздырды. Ул кулларның вак моторикасын үстерүгә һәм үзмассаж элементларын үзләштерүгә багышланган иде.
«Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр курсы узды. Дәресләр «Саулык» («Здоровье») социаль ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасында тернәкләнү узучы инвалидлар белән төркем форматында үткәрелде.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучыларның ялын оештыру һәм психологик ярдәм системасы булдырылды.