ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2022 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучысы Нурия Кыям кызы – 2 төркем инвалид. Өлкән яшьтәге хатын-кыз 2021 елдан бирле комплекслы үзәктә социаль хезмәт күрсәтүдә тора.


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

Хафизова Әфкәрия Мөксин кызы Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2015 елдан бирле тора. Әби ялгыз яши. Кызы башка шәһәрдә яшәгәнгә күрә әнисе янына еш кайта алмый. Әнисенең хәле өчен борчылу аны җиде ел элек «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән.

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында яңа кабул ителгән социаль хезмәткәрләрне өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтү буенча дәресләр үткәрелә.


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең инновацион технологиясе – тернәкләндерү ялы тормышка ашырыла. Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән «Демография» милли проектының озак вакытлы карау системасының социаль пакетына кертелгән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрелә.


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыруга аеруча зур игътибар бирелә.


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Көн саен Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау физик культурасы буенча дәресләр уза.

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә деменцияне профилактикалауга, өлкән кешеләрнең хәтерен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәресләр дәвам итә. Дәресләр «Демография» милли проектының озак вакытлы карау системасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында уза.


22
июль, 2022 ел
җомга

2021 елның 1 июненнән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек эшли башлады.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучыларның туганнарын карау кагыйдәләренә өйрәтү дәвам итә. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкәннәр һәм инвалидларны карау күнекмәләренә бушлай белем алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International