Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыруга аеруча зур игътибар бирелә.
Активлык – сәламәт озын гомернең төп аспектларының берсе, ул яхшы физик форманы һәм рухи сәламәтлекне сакларга мөмкинлек бирә. Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, социаль хезмәт алучылар физкультура белән бик теләп шөгыльләнә, бу күтәренке кәеф уята.