Яңа тормыш: озак вакытлы карау Яр Чаллыда яшәүче хатын-кызга авариядән соң тернәкләнергә ярдәм иткән

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

3 төркем инвалид Татьяна Владимировна «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган озак вакытлы карау системасы чаралары ярдәмендә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен яңадан торгызды.

Чаллыда яшәүче хатын-кыз мотоцикл тәгәрмәчләре астына 2015 елның сентябрендә эләккән. Күп санлы тән җәрәхәтләре аны хастаханәдә 4 ай ятырга мәҗбүр иткән. Хатын-кызның якын туганнарыннан инвалидлыгы булган әнисе Софья Михайловна гына бар иде.

Гаилә хәле турында 2019 ел башында шәһәр телеканалындагы репортаждан билгеле булды. Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Наталья Викторовна ярдәмгә мохтаҗ ике хатын-кызның фаҗигале тарихы турында белеп, икенче көнне аларга өйдә социаль хезмәтләр тәкъдим итте.

Килешү төзегән вакытта Татьяна Владимировна коляскадагы инвалид буларак чит кеше каравына мохтаҗ була. Наталья Викторовна һәм Софья Михайловнаның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә тернәкләндерү процессы тагын да нәтиҗәлерәк бара башлый. Авариядән соң психологик травма тышкы дөньядан куркуга китерә, шуңа күрә Татьяна Владимировна өйдән чыкмыйча көннәр буе өйдә утыра иде.

Наталья Викторовна социаль-тернәкләндерү чараларын үткәрүне дәвам итте. 2019 елда ук Татьяна Владимировна култыксалар ярдәмендә аякка баса башлый.

2020 елның ноябрь аенда әнисенең үлеме Татьяна Владимировна өчен зур кайгы була: хатын-кыз авыр депрессия кичерә.

Татьяна Викторовнага социаль хезмәткәр Наталья Викторовна зур ярдәм күрсәтте, ул ялгыз хатын-кыз өчен бердәнбер якын кеше булды. Вакытында күрсәтелгән психологик ярдәм тернәкләндерү казанышлары белән бергә авариядән соң югалган үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен торгызуга ярдәм итте. Хәзерге вакытта Татьяна Владимировна зур физик көч таләп итми торган өй эшләре белән мөстәкыйль шөгыльләнә, шулай ук социаль хезмәткәр ярдәмендә саф һавада йөри яки кибеткә бара.

Башкарылган эшнең нәтиҗәлелеген икенче төркем инвалидлык статусын өченче төркемгә үзгәртү раслый. Татьяна Викторовна тернәкләндерү өчен зур рәхмәт белдерә. Авариядә җитди җәрәхәтләр алган кеше өчен үз ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә итәү – зур нәтиҗә, дип билгеләп үтә хатын-кыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International