Озак вакытлы карау системасы кысаларында чаралар өлкәннәрнең физик активлыгына ярдәм итә

2022 елның 5 августы, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучысы Нурия Кыям кызы – 2 төркем инвалид. Өлкән яшьтәге хатын-кыз 2021 елдан бирле комплекслы үзәктә социаль хезмәт күрсәтүдә тора.

Хәзерге вакытта Нурия апа ялгыз яши, балалары һәм оныклары даими рәвештә аның янына кайтып килә. Кызы әнисенең сәламәтлеге начарлану сәбәпле, ярдәм сорап, социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итте. Сәламәтлеге белән проблемалар әнисенең кәефенә дә йогынты ясады.

Социаль хезмәткәр Раилә Исламовна үз эшендә төрле социаль-тернәкләндерү технологияләрен, аерым алганда, «Парк ритриты» технологиясен куллана, шулай ук туклану һәм ял режимын контрольдә тота. Акрынлап өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуы арта барды, ул саф һавага чыга башлады. Нурия апа элекеге кебек шат һәм аралашучан булды.

«Озак вакытлы карау чаралары ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең хәрәкәт итү күнекмәләрен активлаштыралар. Мәсәлән, «Парк ритриты» технологиясе бу бурычны үти. Саф һавада йөргәндә, өлкәннәр физик яктан актив булып кала һәм көн буена яхшы кәеф тә ала. Бу ялгыз өлкәннәр өчен аеруча мөһим», – дип билгеләп үтте социаль хезмәткәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International