Буа интернат-йортында ДФК буенча дәресләр ничек уза

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Көн саен Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау физик культурасы буенча дәресләр уза.

ДФК инструкторы Газизов Эмиль өлкәннәр белән зур туп – фитбол кулланып индивидуаль дәресләр үткәрә.

Фитбол белән күнегүләр остеохондроз һәм артрозны, умыртка баганасының кәкрәюен, арка мускулларының йомшаруын профилактикалау өчен тәкъдим ителә.

«Туп белән физик күнегүләр әкрен режимда үткәрелүе белән яхшы. Фитбол мускулларны ныгыта, бер үк вакытта умыртка баганасын һәм буыннарны йомшарта, шуның аркасында тән ныгый. Физик активлыкның бу төре стрессны киметә, нерв системасын тынычландыра һәм йокыны яхшырта», – дип билгеләде дәвалау физик культура буенча инструктор Газизов Эмиль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International