«Өмет утравы» комплекслы үзәге белгечләре өлкәннәр хәтерен ныгыту өчен программа төзегәннәр

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә деменцияне профилактикалауга, өлкән кешеләрнең хәтерен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәресләр дәвам итә. Дәресләр «Демография» милли проектының озак вакытлы карау системасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан дәресләр программасы эшләнгән, ул берничә арт-терапия техникасын һәм коррекция эшендә кулларның вак моторикасы буенча дәресләрне куллануга юнәлдерелгән күнегүләр комплексын уңышлы яраштырудан гыйбарәт. Программа ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр интеллектуаль форманы саклыйлар, иҗади потенциалларын ачалар, социаль актив булып калалар.

Вак моториканы үстерүгә даими күнегүләр өлкәннәрдә сөйләм үсешенә уңай йогынты ясый, хәтерне, фикерләүне, игътибарны ныгыта һәм күзәтүчәнлекне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International