Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында яңа кабул ителгән социаль хезмәткәрләрне өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтү буенча дәресләр үткәрелә.
Дәресләр «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационар алыштыргыч технологияне гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Укыту программасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан өйдә аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны карау сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрергә һәм нәтиҗәле эш башкарырга мөмкинлек бирәчәк.
«Ышаныч» үзәгендә узган дәресләрдә социаль хезмәткәрләр кешене түшәк чикләрендә дә, аннан читтә дә дөрес һәм куркынычсыз итеп әйләндерергә өйрәнә. Моннан тыш, тыңлаучыларны техник тернәкләндерү чараларын дөрес сайларга һәм аларны кулланырга өйрәтәләр. Практик дәресләрдә социаль хезмәткәрләр ашату, коендыру, урын-җир өстен алыштыру вакытында манипуляцияләрне эшлиләр, шулай ук ятып торучы авыруларны карау өчен ярдәмче чаралар белән танышалар.
Тыңлаучылар билгеләп үткәнчә, алган белемнәр һәм күнекмәләр аларга ятып торучы авырулар белән манипуляцияләрне башкарганда барлыкка килгән куркуны җиңәргә ярдәм итә.