Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле «Үз-үзең булып калу» технологиясен эшкә кертә башладылар. Ул кешенең актив тормышын озайтуга, югалтылган сәламәтлекне саклауга һәм торгызуга ярдәм итә.
Социаль хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлегеннән аермыйча һөнәри өйрәтү максатларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» технологиясе эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Махиянова «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәтләрен алучылар белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
Озак вакыт карау системасы кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Карау мәктәбе» технологиясе гамәлгә ашырыла. Аның асылы – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнарны һәм белгечләрне укыту.
19 апрельдә Алабуга шәһәрендә «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 1 кварталы нәтиҗәләре» күчмә семинар-киңәшмә кысаларында социаль өлкәнең һөнәри берләшмәсе очрашуы узды.
«Демография» милли проектын һәм озак вакыт карау системасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эчке Карау мәктәбе ачылды. Аның программасы 12 дәрестән тора, ул өлкән шәфкать туташы Валентина Недопекина узган укыту базасында төзелгән.
Казанның Авиатөзелеш һәм Киров районнарының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәрес үткәрелде. Чарада социаль хезмәткәрләр һәм өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны караучы туганнары катнашты.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән тернәкләндерү чаралары үткәрелә.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре мөселман дини оешмасы – «Ак мәчет» мәдрәсәсе вәкилләре белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Җәүһәр» татар вокаль ансамбле коллективы белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.