«Чишмә» үзәге каршындагы Карау мәктәбендә укулар дәвам итә

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Озак вакыт карау системасы кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Карау мәктәбе» технологиясе гамәлгә ашырыла. Аның асылы – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнарны һәм белгечләрне укыту.

Шушы көннәрдә туганнар өчен «Өй шартларында деменция белән авыручыларны карау» темасына өйдә индивидуаль дәрес оештырылды. Социаль эш буенча белгеч Гөлшат Заһидуллина деменция белән авыручыларны карауның төп принциплары турында җентекләп сөйләде.

Карау мәктәбе эшчәнлеге авыруларны кайгырту һәм тернәкләндерү процессын оештыруга карашны үзгәртергә, тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International