Казанның Авиатөзелеш һәм Киров районнарының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәрес үткәрелде. Чарада социаль хезмәткәрләр һәм өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны караучы туганнары катнашты.
Тренер Елена Артамонова катнашучыларны өлкән яшьтәге кешеләрнең психологик һәм яшь үзенчәлекләре, алар белән аралашу принциплары, хәрәкәт итү сәләте чикләнгән кешеләргә ярдәм итүнең төп алымнары белән таныштырды. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарда өзлегүләрне профилактикалау максатыннан, ятакта дөрес позицияләүгә аерым игътибар бирелде.
Укыту өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы финанс ярдәме белән сатып алынган җиһазлар кулланылды.