Махсус хәрби операциягә Түбән Кама шәһәреннән шактый ирләр киткән. Алар арасында А. Бурнин да бар. Бер елдан артык элек ул МХОга үз теләге белән китә.
«Үзебезнекеләр турында кайгырту» платформасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелә торган федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары турында барлык кирәкле мәгълүмат бар.
24 июльдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «Ватанны саклаучылар» фондының филиалы социаль координаторлары белән чираттагы очрашу булды.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Татарстанда https://family-tatarstan.ru/ сайты булдырылды. Монда гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында барлык кирәкле һәм актуаль мәгълүмат урнаштырылган.
Гаилә елы кысаларында Лаеш шәһәренең «Белогорье» яшьләр үзәгендә Йөкле хатын-кызлар көнен үткәрделәр.
Татарстанда Регионнар белән идарә итү үзәгенең туры эфирында гаиләләргә ярдәм итү турында сөйләүне дәвам итәләр. 20 мартта студиядә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кунак булды.
Соңгы 10 елда Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны ике тапкыр арткан. Бүген республикада өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 50 200 гаилә яши. «Бу безне бик сөендерә, чөнки ил – ул гаилә, ә гаилә – ул мәхәббәт, балалар, үзара аңлашу һәм ярдәм», – дип сөйләде журналистлар белән әңгәмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
17 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар катнашында түгәрәк өстәл узды. Чара гражданнарга социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде.
1 гыйнвардан «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 4−8 статьяларында каралган түләүләр 1,04 процентка индексацияләнде.
2023 елда балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына 14,3 млрд сум юнәлтелгән, шул исәптән республика бюджетыннан 12,5 млрд сум, – бу Министрлык бюджетының һәр икенче сумы.