Матбугат туры кысаларында МХО катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

13 августта «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалында матбугат туры узды, аның кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төбәк социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасында МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла, сәнәгать предприятиеләренең, бизнес-бергәлекләрнең, волонтерлар хәрәкәтенең һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлегенең төгәл схемасы төзелгән.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева пресс-турда катнашучыларга гражданнарның күрсәтелгән категориясенә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.

Татарстанда бердәм ресурс – «Забота о своих» сайты булдырылуын билгеләп үтәргә кирәк (https://zabotasvo.tatar/), анда МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә республика территориясендә гамәлдә булган барлык ярдәм чаралары турында мәгълүмат тупланган. Сайтта шулай ук кире элемтә форматында мөрәҗәгать калдыру мөмкинлеге бар.

Наталья Бутаева кагылган тагын бер мөһим тема – балалы гаиләләргә федераль һәм төбәк социаль ярдәм чаралары.

Фото авторы: ТР Дәүләт Советы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International