Лаешта йөкле хатын-кызларны сөендерделәр

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

Гаилә елы кысаларында Лаеш шәһәренең «Белогорье» яшьләр үзәгендә Йөкле хатын-кызлар көнен үткәрделәр. Булачак әниләргә җылы сүзләр белән «Умиление» ана һәм балаларны яклау үзәгенең перинаталь психологы Радмира Барышева, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов, үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова, район социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Сюнина һәм руханилар вәкилләре – Марк атакай һәм Наил хәзрәт мөрәҗәгать иттеләр.

Очрашу җылы дуслык шартларында узды. Булачак әниләргә балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләделәр. Шулай ук һәр катнашучы бүләк һәм чәчәкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International