«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшүсмер–2024» профилактик операциясенең «Гаилә» этабы кысаларында гаиләләр буенча ведомствоара рейд оештырдылар.
Гаиләләр белән ата-аналарның сәламәт яшәү рәвеше, җәйге каникул вакытында балигъ булмаган балаларның файдалы һәм күптөрле мәшгульлеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Куркынычсызлык буенча киңәшләр бирелде, инструктажлар үткәрелде. Шулай ук янгынга каршы автоном хәбәрчеләрнең һәм электрүткәргечләрнең төзек һәм (яисә) төзек булмавын үз эченә алган актлар төзелде.
Гаиләләр барлык кызыксындырган сорауларга җавап ала алды, шул исәптән социаль ярдәм чаралары буенча да.