ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

«Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү турында» 22.10.2021 ел, № 995 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, күрсәтелгән түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать итү датасына Татарстан Республикасында билгеләнгән җан башына уртача яшәү минимумы күләменнән артмаган керемле гаиләләргә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү билгеләнгән.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

19 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гармония» клубында «Социаль ярдәм чаралары» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Клубта физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм өлкән кешеләр катнаша.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2 нче социаль участокта Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фондының районара идарәсе хезмәткәрләре авыл җирлеге халкы белән очрашу оештырганнар. Көн тәртибендә социаль ярдәм чараларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. 


8
апрель, 2022 ел
җомга

14.00 сәгатьтә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында #ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры башлана. Чыгарылышның темасы – «Хезмәт базарындагы вәзгыять һәм халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү».

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасында катнашачак. Турыдан-туры эфирда ведомство башлыгы хезмәт базарындагы вәзгыять һәм 2022 елда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чаралары турында сөйләячәк.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

8 апрельдә #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясаячак. Ведомство башлыгы хезмәт базарындагы вәзгыять һәм 2022 елда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чаралары турында сөйләячәк.


1
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Казанда «ВКонтакте» социаль челтәре мәйданчыгында «Объясняем. Республика Татарстан» проектының «Көмеш яшь: ярдәм» дигән темага туры эфир оештырыла. Социаль әһәмияткә ия темаларга онлайн-чаралар Россия Хөкүмәтенең «Объясняем.рф» федераль мәгълүмати проекты кысаларында үткәрелә.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

28 март көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чараның темасы «Бизнес һәм хакимият. Ачык диалог» иде.


25
март, 2022 ел
җомга

24 март көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Л.З. Хөсәенова Алан авыл җирлегендә консультация көне үткәрде.

«Татар-информ» МА мәйданчыгында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында пресс-конференция башлана. Чараның темасы – «2022 елда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чаралары турында».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International