29нчы июнь көнне «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гөлнара Пряничникова мәгълүмати-аңлату минуты оештырды.
Социаль хезмәтләр алучыларга законда каралган түләүләр, ташламалар һәм пособиеләр турында сөйләделәр. Шулай ук социаль педагог балигъ булмаган балаларның ата-аналары сорауларына да җавап бирде. Барлык теләүчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза бирүдә ярдәм күрсәтелде.