2022 ел башыннан Яр Чаллыда беренче бала туу сәбәпле 3,5 меңнән артык гаилә матди ярдәм алган. Яшь гаиләләргә «Демография» милли проекты кысаларында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Яр Чаллы шәһәреннән Ряжиннар гаиләсе беренче балага түләү алучы булып тора. Яшь гаилә бала туу белән бәхетле. Яшь пар сүзләренә караганда, финанс ярдәме балалар товарлары чыгымнарын шактый каплый.
«Социаль хезмәт органына шалтыраттым, анда миңа пособие алу өчен нинди документлар кирәклеге турында җентекләп аңлаттылар. Ярый әле дәүләттән шундый түләүләр бар, алар яшь гаиләләргә булышалар. Киләчәктә өстәмә пособиеләр дә түләнер дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Ирина Ряжина.
Яшь гаиләләр Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн финанс ярдәме алу өчен гариза бирә алалар. Бу очракта социаль яклау органнарына барырга кирәкми.
Сүз уңаеннан, республикада 2022 ел башыннан беренче бала туу сәбәпле 28 меңнән артык гаилә финанс ярдәме ала.