Эльмира Зарипова туры эфирда татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

2022 елның 8 апреле, җомга

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасында катнашачак. Турыдан-туры эфирда ведомство башлыгы хезмәт базарындагы вәзгыять һәм 2022 елда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чаралары турында сөйләячәк.

Программа барышында «Вконтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләреннән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирә алачак. Эльмира Зарипова иң актуаль сорауларга туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган кулланучыларга программа тәмамланганнан соң җавап биреләчәк.

Чара 14.00 сәгатьтә башлана, трансляцияне түбәндәге сылтамалар буенча карарга була:

https://vk.com/video-85877975_456242799,

https://ok.ru/live/4569495641782,

https://youtu.be/M2IuzmqvgjQ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International