Яр Чаллыда «Социаль ярдәм чаралары» дигән түгәрәк өстәл узды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

19 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гармония» клубында «Социаль ярдәм чаралары» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Клубта физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм өлкән кешеләр катнаша.

Үзәк район буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире С.Н. Галиева катнашучыларга комплекслы үзәк эшчәнлеге, социаль хезмәтләр күрсәтүнең төрләре, тәртибе һәм шартлары, тарифлар турында сөйләде. Шулай ук кайсы гражданнар категорияләренә өйдә бушлай социаль хезмәт күрсәтүләре турында аңлаттылар.

«Гармония» клубында катнашучылар шәһәрдә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру, Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен оештыру турында белделәр. Очрашу барышында шулай ук «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын гамәлгә ашыру турында да сөйләштеләр.

Соңыннан түгәрәк өстәлдә катнашучыларга «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материал тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International