2 нче социаль участокта Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фондының районара идарәсе хезмәткәрләре авыл җирлеге халкы белән очрашу оештырганнар. Көн тәртибендә социаль ярдәм чараларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Гражданнарга шулай ук Пенсия фонды компетенциясендә нинди түләүләр булуы турында сөйләделәр.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре минзәләлеләргә социаль ярдәм чаралары, шул исәптән социаль контракт нигезендә дә, күрсәтү тәртибе турында сөйләделәр. Шулай ук, яшәү шартларын тикшерү максатыннан авыл җирлеге территориясендә яшәүче күп балалы гаиләләрне өйләренә барып карау оештырылды.
«Участок принцибы буенча социаль хезмәт күрсәтү социаль ярдәм участогында яшәүче халыкка максималь якынаюдан гыйбарәт. Тикшерүләр вакытында социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗлык булу яки булмау ачыклана», – ди бүлек мөдире Светлана Миннекаева.