1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узды.
Гаилә абруен һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатыннан, узган ел ахырында республикада яңа дәүләт бүләге – җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән гаиләләр өчен «Ата-ана фидакарьлеге» медале гамәлгә куелды. Бүген Татарстанның биш гаиләсе беренче тапкыр медальләр алды:
- Раиса һәм Леонид Верниковскийлар (ун бала әти-әниләре),
- Татьяна һәм Юрий Фарваевлар (тугыз бала әти-әниләре),
- Гөлнара һәм Фәргать Сәгыйтовлар (тугыз бала әти-әниләре),
- Ирина һәм Юрий Искәндировлар (җиде бала әти-әниләре),
- Лариса һәм Андрей Рыбочкиннар (җиде бала әти-әниләре).
«Гаилә иминлеге өчен тотрыклы шартлар тудыру – дәүләтнең төп бурычы. Күп балалы гаиләләр күбрәк булган саен, дәүләтебез ныгый бара, республикабыз да көчлерәк», – дип мөрәҗәгать итте Р.Н. Миңнеханов катнашучыларга.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 ел башына Татарстан Республикасында 41 мең күп балалы гаилә исәпләнә. Соңгы 10 елда мондый гаиләләр саны 66 %ка арткан.
Республикада туучылар санын арттыруга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән сәясәт планлы рәвештә алып барыла. Шулай итеп, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә бала алган гаиләләргә социаль нормативлар чикләрендә ТКХ өчен түләү чыгымнарының 30 % күләмендә субсидия, 6 яшькә кадәрге бала өчен дару чаралары сатып алуга субсидия, транспортта йөрү өчен айлык субсидия бирелә.
Бер үк вакытта өч һәм аннан күбрәк бала туганда гаиләләргә һәр бала өчен 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие бирелә. Шулай ук мондый гаиләләр балалар яшь ярымга җиткәнче һәр балага 1 000 сум күләмендә айлык пособие ала.
Һәр балага 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән аналарга түләнә. 2022 елда әлеге бүләккә 7 ана лаек булды.
«Ата-ана даны» медале белән бүләкләнгән ата-аналарның берсенә 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк түләнә.
Килеп туган демографик ситуацияне җиңү максатыннан, 2018 елдан башлап, Р.Н. Миңнеханов инициативасы буенча, Татарстанда өстәмә Республика социаль ярдәм чаралары кертелде. Мәсәлән, авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган ярдәм өченче һәм аннан соңгы балалар туу санының ел саен артуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Гаиләнең һәр әгъзасына 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан да күбрәк баласы булган, бер яки икесе дә инвалид һәм (яки) бер генә бала булса да инвалид булган аз керемле гаиләләр айлык пособие ала.
Республиканың муниципаль берәмлекләре дәрәҗәсендә балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве өлешенә өстәмә компенсация билгеләнгән. Ул җан башына уртача кереме аена 20 000 сумнан артмаган гражданнарга бирелә.
Моннан тыш, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган һәм җан башына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә ата-ана түләвенең өстәмә компенсациясе күләме 100% ка кадәр арттырылган.
Баш фото чыганагы: ТР Президенты матбугат хезмәте