Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тематик чаралар узды.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Владимир һәм Федая Долгих беседкага үзләренең дусларын – башка социаль хезмәт алучыларны чакырдылар.
Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында биш гаилә пары яши. Бу кешеләр үзләренең гаилә бәхетен нәкъ менә биредә, интернат-йортта тапкан.
Җәлил районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары белән дәвалау физик культурасы буенча инструктор Екатерина Климова көн саен урам тренажерларында дәресләр үткәрә.
Бүген Буа районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Батыр» спорт мәктәбендә булдылар. Чара өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшыртуга, аларның физик активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казаннан Евгений Скрябинны кабул иттеләр. Биредә яшәүчеләр аның мәхәббәт, дуслык, намус һәм абруй турында җырларын яратып тыңладылар, үзләренә ошаган көйләргә кушылдылар.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада йога дәресе узды.
1 нче июль көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында матур һәм кызыклы Сабантуй узды. Бәйрәмнең кунаклары һәм алып баручылары С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Ленар һәм Илсинә Миннемуллиннар булды.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендә «Тернәкләндерү ялы» өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. Технологияне гамәлгә кертү Россия халыкларының мәдәни мирасы елына туры китерелгән.
30 июнь көнне Чистайның күп милләтле «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сабантуй–2022» дип исемләнгән мәдәни-спорт бәйрәме узды. Чара Татарстан халыкларының бай мирасын, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән.