Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау-хезмәт тернәкләндерүнең бер юнәлеше булып бакча яны участогында эшләү тора.
Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова җитәкчелегендә социаль-хезмәт һәм социаль-көнкүреш реабилитациясе кысаларында яшелчә һәм чәчәк үстерү буенча барлык эшләргә социаль хезмәт алучылар җәлеп ителә.
Интернат-йортның бакчасы шактый зур. Теплицада иртә яздан яшелчә һәм чәчәкләр үсеп килә.
Яшәүчеләр яшелчә үстерү буенча авыл хуҗалыгы эшләренең барлык этапларын – утыртудан алып уңыш җыюга кадәр үзләштерделәр. Барысы да бердәм һәм рәхәтләнеп эшлиләр, чөнки хезмәт терапиясе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз әһәмиятен һәм кирәклеген тоярга мөмкинлек бирә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, интернат-йортта хезмәт эшчәнлеге инвалидларның сәламәтлеген яхшырту, буш вакытны ирекле рәвештә рациональ файдалану максатыннан оештырылган, шул ук вакытта табибның киңәшләре һәм шәхси үзенчәлекләр исәпкә алына.
Үз тырышлыгы белән интернат-йорт карамагындагылар бу юлы бик яхшы уңыш җыйдылар.