Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында талантлы, гаҗәеп һәм мавыгучан кешеләр күп. Шуларның берсе – Сергей Владимирович Будин, рәссам.
Бүген Җәлил интернат-йортында социаль хезмәт алучы Сергей Будинның сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә күңелле һәм истә калырлык булды.
Аның рәсемнәре белән бөтен интернат-йорты сокланды һәм тәэсирләре белән уртаклашты.
«Хобби һәм мавыгулары булган кешенең тормышы кызыклы һәм эчтәлекле. Буш вакытында ни белән шөгыльләнергә дигән сорау беркайчан да тумый. Өстәвенә, мавыгулары булган кешенең психик сәламәтлеген ныгытуга өметләре һәрвакыт зур», – дип ышана интернат-йорты хезмәткәрләре.