Тәтеш интернат-йортында «Фотоателье» оештырдылар

2022 елның 19 августы, җомга

Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтендөнья фотография көненә багышланган чара узды.

Чараны оештыручылар – интернат хезмәткәрләре – үз карамагындагыларга фотография һәм беренче фотоаппаратның кайчан һәм кем тарафыннан уйлап табылуы, үткән вакыйгалар турында истәлекне саклауда фотосурәтнең роле турында сөйләделәр.

Мондый дәресләр коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә. Өстәвенә, фотолар ярдәмендә үткәнгә әйләнеп кайтырга һәм тормыш мизгелләрен искә алырга мөмкин.

Интернат-йорты психологы Наталья Самаркина чарада катнашучыларны искиткеч күренешнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Дәрестә интернат-йортның тормышы сурәтләнгән фоторәсемнәр генә түгел, ә сәнгатьнең бу төрендә профессионалларның эшләре дә каралды.

Шулай ук, заманча технологияләр кулланып, очрашуда катнашучылар бүген үзләрен фотограф ролендә сынап карадылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International