Спас интернат-йортында яшәүчеләр «Габдрахман коесы»нда булдылар

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының төньяк-көнчыгыш өлешендәге табигать-тарихи комплекс буйлап йөрделәр.

Экскурсантларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең сахәбәсе Габдрахман таягыннан шифалы су чишмәсе ярылып чыгуы, шулай ук Хан кызының тернәкләнүе турында риваять сөйләделәр.

Экскурсиядән соң өлкәннәр изге су эчтеләр, музей-тыюлык территориясен карадылар, беседкаларда ял иттеләр.

Ә аннары экскурсия үсемлекләр лабиринты буенча дәвам итте, аның эчендә казу эшләре вакытында табылган әйберләрнең муляжлары урнашкан. Экскурсантларда алтын балдаклар, савыт-саба, битлекләр һәм башка тарихи артефактлар кызыксыну уятты.

«Туризм безнең карамактагыларга күңелле ял итергә, туган як тарихын өйрәнергә, Идел киңлекләренең матур урыннарын күрергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бу уникаль тернәкләндерү чарасы, ул кәефне күтәрә һәм кешенең тонусын яхшырта, аны уңай якка көйли», – дип билгеләп үтә учреждение белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International