Югары Ослан интернат-йорты карамагындагылар Кызыл Байрак авылында булдылар

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга Кызыл Байрак авылына сәфәр оештырганнар.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль туризмны үстерүгә зур игътибар бирелә. Учреждениедә ел саен бу юнәлеш буенча төрле программалар эшли.

Шушы көннәрдә интернат-йорт карамагындагылар Кызыл Байрак авылына юл тоттылар. 1920-1940 елларда биредә танылган татар композиторы Салих Сәйдәшев җәй айларын үткәргән, бу турыда мемориаль таш хәбәр итә.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова Югары Ослан авыллары турында күп кенә тарихи фактлар сөйләде, гид буларак чыгыш ясады.

Ә Кызыл Байрак авылына экскурсия җирле мәчеттә башланды. Имам социаль хезмәт алучыларга тарих турында сөйләде, догалар укыды.

Соңыннан барысы да мәчет янында урнашкан мемориаль таш янына юнәлделәр, чәчәкләр куйдылар, Салих Сәйдәшевнең «Марш»ын тыңладылар.

Һәрвакыттагыча, оештыручылар сәфәргә әзерләнгәннәр – самавыр, чәй эчү өчен кирәкле барлык әйберләрне алганнар. Табигатьтә хуш исле чәй эчү искиткеч рәхәт иде!

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар сәяхәт, табигатьтә ял өчен рәхмәтле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International