«Шатлык» үзәге карамагындагылар – керәшеннәрнең халык музыкасын саклаучы

2022 елның 19 августы, җомга

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә инновацион технологияләрне – тернәкләндерү ялын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Эшчәнлекнең бу төре «Демография» милли проектының озак вакытлы карау системасының социаль пакетына кертелгән һәм социаль-тернәкләндерү чараларының берсе булып тора.

2023 елның гыйнварында туксан җиденче яшен тутырачак Зычыбаш авылында яшәүче Степан Федотович Бойцов тернәкләндерүнең уңай үрнәкләренең берсе.

Шундый озын гомер юлын узып, Степан Федотович ачык хәтер һәм акыл саклый. Ул – кызыклы әңгәмәдәш һәм матур тавыш иясе. Степан Федотовичның яраткан шөгыле – музыка уен коралларында уйнау һәм җырлау. Аның кулында баян, скрипкалар яңгырый.

Тик шунысы гаҗәп, Степан Федотовичның музыкаль белеме юк: музыка белән кызыксынуы шулкадәр зур ки, ул мөстәкыйль рәвештә, педагоглардан башка баянда һәм скрипка кебек катлаулы инструментта уйнарга өйрәнгән. Шуннан бирле ул баяннан да, скрипкадан да, җырдан да аерылмый.

Степан Федотович – керәшеннәрнең халык музыкасын саклаучы. Ул, баянда уйнап, керәшен җырларын бик яхшы хәтерли һәм оста башкара.

Ә Степан Федотовичны иң рәхмәтле тыңлаучыларның берсе – социаль хезмәткәр Татьяна Федоровна Михайлова. Ул Степан Федотовичны тыңлый да, аңа кушылып җырлый да. Музыкага мәхәббәт бабайга өлкән яшьтә аек акылда калырга ярдәм итә, дип ышана Татьяна Федоровна. Степан Федотович үзе музыка уен коралларында соңгы йөрәк тибешенә кадәр уйнаячакмын, дип сөйли. Шул ук вакытта «Җыр безгә төзергә һәм яшәргә булыша», – дип искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International