Җәлил интернат-йортында Спас оештырылды

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында православие бәйрәмнәре – бал һәм алма Спасларын билгеләп үттеләр.

Социаль хезмәт алучыларга интернат хезмәткәрләре бәйрәмнәрнәрнең барлыкка килүе тарихы, гореф-гадәтләр һәм аларны бәйрәм итү турында турында сөйләде.

Мәгълүмати өлештән соң интернат-йорт карамагындагылар хезмәткәрләр белән бергә рус халык җырларын җырладылар, табышмакларга җавап бирделәр, шулай ук әлеге тематикага рәсемнәр ясадылар.

Ә аннары социаль хезмәт алучылар бал һәм алма белән сыйландылар.

Интернат-йорт белгечләре үз карамагындагыларга бәйрәм кәефе тәэмин итә алдылар. Ә бу чараның төп максаты иде: интернатта яшәүчеләргә уңай хисләр аларның рухи һәм физик халәтен ныгыту өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International