Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар кызыклы урыннарга йөрүләрен дәвам итәләр. Күптән түгел алар Буа туган якны өйрәнү музеенда булдылар, анда экскурсовод Альберт Гарипов алар өчен кызыклы экскурсия үткәрде.
Менделеевск муниципаль районында пенсионерлар клубыннан сәләтле әбиләр «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар уздыралар. Чираттагы чара кысаларында өлкәннәр клуб җитәкчесе Людмила Афанасьева белән бергә балаларны кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәттеләр.
Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гимнастика көне үткәрделәр.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Азнакайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Барлык халыклар да бердәм» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр.
Шушы көннәрдә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белән Әби-бабайлар көненә багышланган кызыклы чара уздырдылар. Чараның максатлары – өлкән буынга үсеп килүче буын өчен аларның мөһимлеген һәм әһәмиятен күрсәтү, балаларда өлкәннәргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар кызыклы шөгыль табып, гел яңа нәрсәләрне сынап карасыннар өчен барысын да эшлиләр.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә чираттагы дәрес узды.
26 октябрьдә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре 2 нче лицей волонтерлары белән берлектә «Көйне белегез» дигән музыкаль-күңел ачу уены уздырдылар.
Озак вакыт карау системасы кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә өлкән кешенең актив гомерен озайтуга ярдәм итүче төрле технологияләр кулланалар. Хатирәләр терапиясе, гарденотерапия психотерапевтик юнәлешкә ия, өлкән яшьтәге гражданнарның психоэмоциональ торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
25 октябрьдә Ветераннар (пенсионерлар) советы «көмеш» волонтерлары Татьяна Шведчикова җитәкчелегендә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен концерт программасы оештырдылар.