Буа интернат-йортында мавыктыргыч чаралар оештырылды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар үткәрде: квест, «Минем Россиям» танып белү сәгате, бию флешмобы, арт-терапия, «Могҗизалар кыры» уены, викторина, «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштерү. Мондый чараларның максатлары – гражданнарны берләштерү, рухи һәм әхлакый бердәмлекне ныгыту.

Социаль хезмәт алучылар чараларда бик теләп катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International