Ел саен үткәрелә торган «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» комплекслы үзәге өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен өстәл уеннары кичәсе уздыра.
Уен терапиясе – өлкәннәр белән эшләүдә иң популяр юнәлешләрнең берсе. Социаль хезмәт алучыларга шашка, домино һәм лото кебек уеннар бик ошый. Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч өйдә өстәл уеннары уйнау оештырган. Өлкән яшьтәге гражданнар, уңай эмоцияләр алып, мондый чараларны ешрак үткәрергә теләк белдерәләр.
Чараны оештыручы өстәл уеннары танып белү күнекмәләрен һәм кулларның моторикасын, аралашу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә дип саный.