Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эшләүче компьютер клубы әгъзалары «Зур этнографик диктант» Халыкара акциясендә катнаштылар. Бу кызыклы агарту проектында катнашып, социаль хезмәт алучылар Россиядә яшәүче халыкларның мәдәниятен белделәр. Алар үзләренең этномәдәни грамоталылыгының гомуми дәрәҗәсен бәяли алдылар һәм диктант биремнәрен уңышлы үтәделәр.
Иң яхшы нәтиҗәләрне Тамара Кучумова һәм Юрий Воронков күрсәттеләр, шуның өчен сертификатлар алдылар.
Акциядә интернат-йорт хезмәткәрләре дә катнашты.