«Иҗат шатлыгы» түгәрәге дәресе вакытында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары квиллинг техникасында миләш тәлгәше ясадылар.
Парк ретриты буенча чара вакытында учреждение территориясе буйлап йөргәндә өлкәннәр матур миләш тәлгәшләренә игътибар иттеләр һәм аларны кәгазьдән ясарга тәкъдим иттеләр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә түгәрәктә катнашучылар иҗатка чумдылар. Ахырда, традиция буенча, үз эшләнмәләре белән фотога төштеләр.
Чал чәчле катнашучылар үзләре шундый кызыклы тема тәкъдим итүләре белән горурландылар. Наталья Котова сүзләренә караганда, квиллинг кулларның вак моторикасын, хәтер һәм фикер йөртә белүне бик нәтиҗәле үстерә, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну уята. Киләсе дәресне дә табигать матурлыкларына багышларга булдылар.