Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе базасында эшләүче «Актив озын гомерлелек» проектын тормышка ашыру кысаларында «Аралаша белү» дигән төркемле чара уздырылды. Анда өч өлкән кеше катнашты.
Дәрес башында катнашучылар микросоциаль мохит белән мөнәсәбәтләрен һәм проблемалы ситуацияләргә җавап бирү үзенчәлекләрен билгеләделәр. Проблемаларга мөнәсәбәтне оптимальләштерү һәм социаль элемтәләрне яхшырту максатында уңай коммуникация тренингы үткәрелде. Эш шәхеснең психологик адаптациясен күтәрүгә, конструктив шәхес сыйфатларын көчәйтүгә һәм активлаштыруга, уңай аралашу күнекмәләрен үзләштерүгә ярдәм итте.