Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар каз өмәсенә җыелдылар.
Борынгы заманнардан бирле көз ахырында татар авылларында яшәүчеләр каз ите, мамыгы эшкәртергә җыела торган булганнар. Интернат-йортта яшәүчеләр татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар. Социаль хезмәтләр алучы Рифат Әхмәтов баянда уйнады, барысы да татар халык уеннарын уйнады.
Ахырда белгечләр катнашучылар өчен чәй табыны әзерләделәр. Бәйрәм күңелле узды.