Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Милли киемнәрдәге кәгазь курчаклар» арт-терапиясе буенча дәрес үткәрделәр. Чараның максаты – рус, татар һәм чуваш милли киемнәренең элементларын өйрәнү, төрле халыкларның мәдәнияте турында күзаллау формалаштыру.
Психолог Наталья Самаркина катнашучыларга милли костюм – һәр халыкның үзенчәлеге, ул үзендә сер һәм гореф-гадәтләрне саклый, дип сөйләде. Социаль хезмәт алучылар бергәләп блузка, сарафан һәм милли башлык ясадылар, шулай ук курчаклар өчен әзер милли киемнәр кистеләр.
Мондый эш милли мәдәни традицияләрне аңлауга һәм пропагандалауга ярдәм итә.