Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортның «Кулинария мәктәбе» түгәрәгендә кәбестә тозлау буенча мастер-класс үткәрелде. Быел учреждениенең бакчасында кәбестә яхшы уңыш бирде, шуңа күрә интернат-йортта аны кышка тозларга булдылар.
Социаль хезмәт алучыларга бу фикер ошады. Ирләр аеруча актив иде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә Владимир Абросимов, Рамил Кәлимуллин, Илүс Корбангалиев рәхәтләнеп, ә иң мөһиме – эшне белеп, кәбестә тозладылар.
Эшкә бәяне Надежда Саблукова бирде, ул бу эштә иң зур тәҗрибәгә ия булып чыкты.
Наталья Котова сүзләренә караганда, мондый дәресләр тернәкләндерү эффектына ия: әби-бабайлар яшьлеген шатланып искә ала, рецептлар алмаша, аралаша, хезмәт нәтиҗәләренә шатлана. Нәтиҗәдә, аларның аралашу күнекмәләре һәм үз-үзләрен бәяләү арта.