Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясендә кояшлы салкын иртә белән рус халык җырлары яңгырады, ә затлы шәлләргә бөркәнгән хатын-кызлар әйлән-бәйлән йөрде. Шулай итеп «Пульс» актив пенсионерлар клубында Май чабуны каршы алдылар.
Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучылар, социаль хезмәткәр Любовь Чернова җитәкчелегендә, атнага ике тапкыр мәдәният йортында җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы оекбашлар, перчаткалар бәйлиләр.
Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Исәнмесез, Май чабу бәйрәме!» сәхнәләштерелгән тамашасы булды. Интернат-йортта яшәүчеләр бәйрәм үткәрү белән бәйле мәдәни-тарихи традицияләрне искә төшерделәр, язгы дәртле халык җырларын тыңладылар, конкурсларда катнаштылар, такмаклар һәм җырлар башкардылар. Бәйрәм вакытында барысын да коймак белән сыйладылар.
Десерт көнендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Пешекчелек мәктәбе» түгәрәгендә катнашучылар бәйрәм печеньесы пешерделәр.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында квиллинг буенча мастер-класс уздырганнар. Төсле кәгазь, клей һәм кайчы кулланып, «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар алдан сайланган шаблоннарда татар орнаментларын бизәделәр.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чара узды.
Тәрбияче Ирина Телицына һәм социаль тернәкләндерү белгече Наталья Иванова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар буяулар, төсле кәгазьләр, мамык дисклар белән эшлиләр, кер каптыргычлар белән шөгыльләнәләр. Мондый дәресләрнең төп максаты – иҗади потенциалны, уңай мотивацияне, теләсә кайсы яшьтә тормыштан канәгать кала белүне үстерү.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре «Халык уеннары һәм күңел ачулар» дигән чара уздырдылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында якынлашып килүче Студентлар көнен билгеләп үттеләр. Социаль хезмәт алучылар арасында бу бәйрәмгә турыдан-туры кагылышлы кешеләр шактый, шуңа күрә аларга чаралар барышында искә алырлык нәрсәләр күп иде. Чараларны хезмәт буенча инструктор Наталья Котова үткәрде.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, көндәлек ял, белем алу һәм иҗади дәресләрдән тыш, социаль хезмәт алучылар даими рәвештә ачык һавада вакыт үткәрәләр. Атнага ике тапкыр шәфкать туташы белән өлкәннәр скандинавия йөреше белән шөгыльләнә.