Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр республика бәйгесендә катнаштылар

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Ветераннар – Татарстан халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклаучылар» дигән республика халык иҗаты конкурсының муниципаль этабында катнаштылар.

Чара шәһәрнең Мәдәният сараенда узды. Интернат-йорттан эшләр өч номинациягә тәкъдим ителгән иде: агач эшләнмәләр, картиналар, үрү. Конкурста катнашучылар – Артур Әминов, Валерия Камилова һәм Татьяна Чабан. Алар барысы да катнашучы дипломнары белән бүләкләнде.

Осталарның мондый очрашулары бик файдалы, чөнки үз эшләнмәләре белән мактанырга, уңай бәя алырга гына түгел, башкалардан да өйрәнергә, осталар белән танышырга, башка техникаларда башкарылган эшләргә сокланырга да мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International