Спас интернат-йортында яшәүчеләр Скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр

2023 елның 31 марты, җомга

Шушы көннәрдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар Рабига күленә юл тоттылар. Монда, Болгар читендәге матур урыннарның берсендә, тәрбияче Ирина Телицына һәм социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Иванова интернат-йортта яшәүчеләргә серле күл риваятен һәм Скандинавия йөреше техникасын искә төшерделәр. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр урам тренажерларында шөгыльләнделәр, сәламәтлекләрен ныгыттылар, күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International