Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында фуд-арт буенча чираттагы мастер-класс үткәрелде. Бу юлы коляскада йөрүчеләргә басым ясалды. Һәркемгә максималь игътибар бирер өчен, хезмәт буенча инструктор Наталья Котова чараны кечкенә төркемдә оештырды. I төркем инвалидлар Рафис Шәфигуллин һәм Андрей Беляковны чакырдылар.
Алексеевск районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар бер зур тату гаилә булып яши. Монда үз традицияләр, гадәтләр бар, үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрә.
Хезмәт терапиясе – Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларны тернәкләндерүнең нәтиҗәле ысулы. Дәресләрнең максатлары – хәрәкәт күнекмәләрен торгызу һәм файдалы продукт булдыру.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында математика атналыгы кысаларында «Ике тапкыр ике – дүрт» тематик викторинасын оештырдылар. Социаль хезмәт алучыларга мәктәп программасыннан сорауларга җавап бирергә туры килде.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Любовь Павловна Малкованың иҗади бенефисы узды. Нәкъ 20 ел элек ул интернат-йортка килә һәм бу еллар эчендә коллективның аерылгысыз өлешенә әверелә.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында суда рәсем ясау буенча дәрес узды. Психолог Наталья Кудряшова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар иҗат һәм фантазия дөньясына чумдылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ком терапиясе чараларына зур игътибар бирелә. Бүген белгеч Татьяна Стригачева 84 яшьлек Раиса Ершова белән дәрес үткәрде. Ул уен рәвешендә узды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсендә булдылар. Анда алар балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Экскурсия 19 мартта, гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында ярдәм алган «Өйдәге ярдәмче» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны социаль тернәкләндерү максатларында инде күп еллар гарденотерапия уңышлы кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләрнең хезмәт мөмкинлекләрен куллану буенча чаралар үткәрү аларның когнитив функцияләрен саклауга һәм вак моториканы үстерүгә ярдәм итә.