Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр буш вакытларын файдалы итеп үткәрәләр

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Бу юлы тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә сигез кеше номерлар буенча төсле карандашлар белән рәсемнәр ясады.

«Мондый дәресләр тәрбияләнүчеләребездә вак моториканы яхшырта, кул мускулларын ныгыта, уңай кызыксынулар формалаштыра», – ди Ксения Хваткова.

Һәр тапкыр дәрес темасы үзгәрә. Социаль хезмәт алучылар хайваннар, үсемлекләр ясыйлар, күпләргә диңгез тематикасы бик ошый. Болар барысы да әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уята. Инсульт кичергән кешеләр өчен мондый чаралар аеруча мөһим.

Төркемле рәсем дәресләреннән тыш, интернат-йортта индивидуаль дәресләр дә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International