Инвалидларны социаль тернәкләндерүнең бер төре булып социаль-мәдәни тернәкләндерү тора. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тернәкләндерүнең мондый аспектына зур энтузиазм белән карыйлар. Мәсәлән, иҗат дәресләрендә социаль эш буенча белгеч фетрдан курчаклар тегү технологиясен кертә. Әбиләр Габдулла Тукайның балалар шигырьләре мотивлары буенча эшкә бик теләп тотындылар һәм курчаклар тектеләр. Курчаклар искиткеч килеп чыкты.
Тагын бер проект эшли башлады – өлкәннәр өчен курчак театры. Беренче этапка татар телендә сөйләшүче тәрбияләнүчеләрне җәлеп иттеләр. Бергәләп балалар шигырьләрен сәхнәләштергән видеолар төшерделәр.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Интернат-йортта дәресләргә тагын да күбрәк кеше җәлеп ителер дип өметләнәләр.